Новости 323 0 3 года назад

Татар малае

Байбулат Батулла

Күренекле язучы, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулланың ике улы да кечкенәдән сәхнәдә, кеше күз алдында үсте. Олысы Нурбәк биюче булып китте. Кече малай Байбулатны барыбыз да нәфис сүз остасы булыр, дип көткән идек.

Байбулат Батулла

Тел остасыннан – биючегә

Күренекле язучы, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулланың ике улы да кечкенәдән сәхнәдә, кеше күз алдында үсте. Олысы Нурбәк биюче булып китте. Кече малай Байбулатны барыбыз да нәфис сүз остасы булыр, дип көткән идек. Ә башына түбәтәй кигән бәләкәй малай көтмәгәндә хореография училищесына укырга керде…

– Балалар бакчасыннан ук шигырьләр сөйләп үстем. Башка балаларга караганда кызыграк сөйләгәнгәме, миңа телевидениедә 8 март бәйрәменә багышланган тапшыруда әбигә багышланган шигырь сөйләргә тәкъдим иттеләр. Мин аны сөйләп кайттым. Шуннан соң үзеннән-үзе китте. Хәсән Туфанны искә алу кичәсендә кыска гына шигырь сөйләдем:

Сезнең җизни җизнимени?

Безнең җизни – вәт җизни!

Апаның биш йөргәне бар,

Шуның берсен дә сизми.

2003 елда «Сөембикә варислары»нда Һади Такташның төрле әсәрләреннән җыелган «Мәрсия» дигән җитди шигырь сөйләдем. анда гран-при алдым.

Хореография училищесына укырга керүем үзем өчен дә көтелмәгән адым булып чыкты. әти-әни халык биюләре бүлегенә кабул итү имтиханнары бара, ир балалар җитми икән, дип ишеткәннәр дә, миңа тәкъдим иттеләр. имтиханга килдем. Алмаслар төсле тоелды, чөнки мин гомеремдә дә бию белән җитди шөгыльләнмәдем, гимнастикага да алай тырышып йөрмәдем, физик яктан да бик сыгылмалы түгелмен. Ләкин кабул иттеләр. аннан соң да: «Бер-ике ай укырмын да, ошамаса – китәрмен», – нияте белән йөрдем, Ул бер-ике ай 4 елга әйләнеп, менә инде 3 нче курста укыйм. Соңгы курс.

Бу өлкәгә кереп китүемә үкенмим. Киләчәктә тормышымны биюгә багышламасам да, монда алган тәҗрибә миңа ярдәм итәчәк. Сәнгатькә якынаям, музыка, балет тарихын өйрәнәм. Мәктәптә калып, математика, физиканы күбрәк өйрәнүдән миңа зур файда булмас иде, дип уйлыйм.

Актермы, режиссермы?

Татар яшьләре бүген милләтнең зыялылары бик күптәннән күңел түрендә йөрткән хыялны – үз кинематографыбызны үстерү, аны дөнья дәрәҗәсенә чыгаруны тормышка ашыру юлында беренче адымнарын ясый. Фильмнарда төшеп, үзләре фильм төшереп карап, беренче чирканчык алалар. Бар тәҗрибәсен Байбулат кино өлкәсендә эшкә җигә. Талантлы татар егетенең осталыгын Мәскәү кинематографистлары да күреп алды – бүген ул «Кабан күле хәзинәләре» фильмында төшә.

– Профессиональ кинода беренче ролемне Рамил Төхфәтуллинның «Дилемма» фильмында уйнадым. Өзектә генә катнашсам да, миңа бик ошады. «Дилемма»дан соң «Зәңгәр күбәләкләр» фильмында төштем. ләкин ул фильм чыкмады. Фәрит Дәүләтшинның Таиландта төшерелгән «Тайна изумрудного лотоса» фильмында катнаштым. 2008 елгы кризис сәбәпле, анысы да чыкмады. 2009 елда «Яңа гасыр»ның 3 серияле «Бичаракай» фильмында төштем.

«Кабан күле хәзинәләре» фильмы турында әлегә берни дә әйтергә рөхсәт юк. Бары «төшәм», дип кенә әйтә алам. Сайлап алуга килгәндә, ул 3 турда үтте. Сайлап алуда катнашуым да, сайлануым да көтелмәгәнрәк булды. әле дә ышанып бетә алмыйм.

– Актерлык осталыгыңы арттыру өчен уку теләгең юкмы?

– Укыйсы булса – Мәскәүгә яисә чит илгә барып кына. Кире кайтырга беркайчан да соң түгел. Чит җирдә уку – тормыш тәҗрибәсе дә бирә, дәрәҗәлерәк тә. Бу җәйдә мин Санкт-Петербургта кыска метражлы фильмнар конкурсында лауреат булдым. Башта «Хәҗәлмә» дигән фильм төшергән идем. Хәзерге боевикларга пародия сыман килеп чыкты ул. Соңыннан җитди темага «Язмыш сынавы» фильмын төшердем. Буш вакытны әрәм итмәс өчен, үзем өчен төшерелгән фильм иде бу. Аны youtube сайтына элдем. Берзаман миңа Петербургтан хат яздылар. Мейнстримга каршы, автор фильмнарын үстерү өчен фестиваль оештырыла икән. Мин моны юк-бар чарадыр, дип уйладым да, җибәрергә мөмкинлегем юк, дип җавап җибәрдем. Ә бу фестивальнең оештыру дәрәҗәсе шулкадәр югары булып чыкты! Тагын бер кат яздылар. Интернетым начар, дип җавап бирдем бу юлы. Почта аша җибәрергә тәкъдим ясагач, вакытым юклыкка сылтандым – бәйләнмәсеннәр генә. Бер атнадан тагын шалтыраттылар. Шуннан соң җибәрергә булдым инде. Апрель иде бу. Июньдә шалтыраттылар. 500 фильм арасыннан сайланып алынган 200 фильмга минеке дә кергән. Юл, ашау, тору, мастер-класслар – барысы да бушка. Россиядә шулай бөтен нәрсә бушка булуына ышанмадым. Онытылды бу.

Шуннан «Сәләт-Бөгелмә» җәйге аланына әйдаман булып киттем. Болар миңа тагын шалтыраттылар. Киләсезме, билетларга заказ бирергә кирәк, диләр. «Сәләт»не ярты сменасыннан калдырып, Питерга барып кайттым. Операторлык осталыгы, режиссура, сценарий язу буенча мастер-класслар, иҗади очрашулар – анда алган мәгълүмат миңа бик файдалы булды.

– Шушы чарадан соң профессиональ кинорежиссер булу теләге тумадымы?

– Бу теләк миндә 7 нче класста ук туды. иртәме-соңмы шул юнәлеш буенча китәргә ният бар.

ШТМ, «Фәрхәт …» һ.б. кызык-мызыклар

Бию, кино белән шөгыльләнсә дә, сәхнәгә юмористик шигырьләр сөйләп менгән Байбулат бүген дә юмордан ерак китә алмаган. Аның кызыксынуларының тагын берсе – ШТМ.

– Тормышымда күп нәрсә «Сәләт» белән бәйле. 2009 елда Туран Гатауллин (композитор Риф Гатауллинның улы – авт.) белән бергә сәлкеш булдым. алар – Туран, Ислам Вәлиев (гармунчы Рөстәм Вәлиевнең улы – авт.), Динар Кәримов күптәннән «Гуфи» ШТМ командасы составында «Юниор лигасы»нда уйнап йөри.

Туранның тәкъдиме белән чирекфинал уенында шаман образында чыгыш ясадым. Менә бергәләшеп ике сезон уйнап чыктык инде. «КДУ лигасы»ның финалында 3 нче урын алып, киләсе сезонда чемпион булдык. Шуннан «Студентлар лигасы»на күчтек. күптән түгел анда да чемпион булып, «Республика лигасы»ның ярымфиналына чыктык. Үзебезне оста күрсәтеп, шаккаткыч рәвештә финалга үттек.

– Бүгенге татар юморына бер альтернатива буларак, Интернетта «Фәрхәт һәм Фәрхәд» проекты туды.

– Безнең Ислам Вәлиев белән күптәнге уртак номерыбыз бар. Ул битбокс белән шөгыльләнә. Мин чечетка белән мавыгам. бу ике юнәлешне бергә кушып, «битбокс + чечетка» номерын булдырдык. Бервакыт шуны кабатлап арыган вакытта, КФУның төп бинасында бер аудиториядә тактада «Макс + 100500» (Интернетта бик популяр юмористик видеороликлар циклы – авт.) дигән язу күреп алдык. Ислам шуны сызды да, «Фәрхәт һәм Фәрхәд» дип язып куйды. Һәр компаниядә шундый уйлап чыгарылган бер персонаж була бит ул. Ванекмы, Санекмы. ә бездә ул нигәдер Фәрхәт иде. Кызык исем, матур исем. Шул ук вакытта баналь да түгел. Шуңа күрә тапшыруны да «Фәрхәт һәм Фәрхәд» дип атадык. Без аны үзебезнең дуслар, кичләрен карап, күңелләре күтәрелсен өчен төшердек. Шул видеоны YouTube сайтында 100 меңнән артык кеше караган. Безгә таныш булмаган кешеләр: «Яңа чыгарылыш әзерләгез», – дип яза башлады. Безгә дә, халыкка да кызык булгач, нигә төшермәскә? Икенче чыгарылышны төшердек, өченчесен, дүртенчесен. Менә инде тугызынчысы да чыкты. Видеоларны vkontakte.ru/tatar100500 яки youtube.com/FarhatAndFarhad сылтамасы буенча кереп карарга була.

Батулла малае Байбулат

Гадәттә, билгеле шәхесләрнең балаларына игътибар зур була. Әти-әниеңнең дәрәҗәсе күләгәсендә калмас өчен, икеләтә тырышып эшләргә туры килә. Байбулатка исә өчләтә тырышырга кирәк сыман, чөнки әтисе генә түгел, абыйсы да бүген профессиональ бию өлкәсендә үз урынын яулый, М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында эшли.

– Безнең «Фәрхәт һәм Фәрхәд»нең һәр тапшыруы «Матбугат.ру» сайтына эленеп бара. Шуның беренчесе чыккач, төрле комментарийлар яздылар. Арасында: «Батулланың төче әкиятләре миңа ошамады, улы да ычкынган икән», – дигәнрәге бар иде. Һәр кешенең үз фикере. Иҗат кешесе үзенчә «ычкынган» инде ул. Мин кечкенәдән әти белән театрга йөрдем, әти миңа әкиятләр сөйләде, гаиләмдәге мохит ярдәмендә ана телемне беләм. Әти үзе дә киңкырлы талант иясе. Нәрсәдер эшләгәндә, әти булмаса, авыр булыр иде. Ул үз фикерен әйтә, тәнкыйтьли дә, мактый да. Мин киләчәктә кино һәм юмор өлкәсендә булсам, бер-беребез белән киңәшләшеп, төрле өлкәләрдә бергәләшеп иҗат итү җиңелрәк булыр, дип уйлыйм.

Әлегә төп максатым – училищены тәмамлау. Аннары бию буенча китсәм, бер-ике ел ансамбльдә эшләп алырга була. бию өлкәсеннән китмәсәм – укуны дәвам итәргә кирәк. әлбәттә, математика юнәлеше буенча түгел. кино яисә театр белән бәйле булырмы, телевидение беләнме – әлегә әйтә алмыйм.

– Татар яшьләренең киләчәген ничек күзаллыйсың?

– Бу авыр сорау. Татар яшьләре тик тормый. аларның бер өлеше рус телле булса да, араларында татар җанлы кешеләр күп. Татарстанда гына түгел, чит төбәкләрдә дә. Татар җанлы кешеләр юкка чыкмаячагы билгеле. әмма тел юкка чыгып бара. безнең мөхитебез дә, русча сөйләшмәсә дә, корама татар телендә, ягъни ике телне кушып сөйләшә. Бу уңайдан Дәрдмәндтән дә яхшырак әйтеп булмас:

Кил өйрән, әй туган, бер башка телне –

Бүтән телләр белу яхшы һөнәрдер.

Катнаштырма вә ләкин телгә телне –

Тел уйнатмак наданлыктан әсәрдер.

Телләр белү – зур байлык. Ыкы-мыкы килгәнче, башта син аны өйрән, аннары рәхәтләнеп шул телдә сөйләш. Хөкүмәт тарафыннан стимул уйлап табарга кирәк. Шундый стимул – «Сәләт». Син татар икәнсең, татар мөхитенә эләгәсең. Рус икәнсең – татар теленә мәхәббәт уяна. Татар яшьләре чын зыялылар булсын өчен аларга мәгълүматны дөрес җиткерергә кирәк. Күп мәгълүмат булганчы, кеше белмәгән фактларны китерсәк – зур стимул. Дәрдмәнд бай да булган, татарлыгын да онытмаган, иҗади кеше дә булган. Татар грамматикасын өйрәтеп кенә, мәхәббәт тәрбияләп булмый. Татар теле укытучылары кагыйдәләр генә өйрәтмәсә, татарның тарихыннан мисаллар китерсә, күпкә яхшырак. Шулай ук татар телендәге әсәрләрне чит телләргә тәрҗемә итәргә кирәк. Инглиз телен белүче яшьләр күп. Алар шулай татар телен дә яхшырак белер иде, инглиз телен дә шомартырлар иде.

автор:Илмир ХӘБИБУЛЛИН; источник:http://sahne.ru

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>