Новости 848 0 2 года назад

Татарстанда янә суыта

PR20100219144908

Җылы язның назлы кояш нурларында җылына-җылына туннарны, бияләйләрне, баш киемнәрен салып тирән итеп сулыш алдык. Салкын көннәр, карлар артта калды. Алда бары ямьле яз гына булыр кебек тоелган иде. Тик табигатьнең үз законнары, ул кешелеккә һәм аның хыялларына буйсынмый. Моның шулай икәненә алдагы көннәрдә инанырбыз – Татарстан синоптиклары алдагы көннәр салкын булачак дип вәгъдә итә.

Иртәгә республикада алмашынучан болытлы һава торачак, явым-төшем көтелми. Юлларда бозлавык булачак. Көндез 1-6градус җылы булса, төнлә урыны белән 14градуска кадәр салкын булыр дип фаразлый синоптиклар. Казанда төнлә  12градус салкын булыр диеп көтелә.

 

Автор: admin
Автор фото: 1tv.ru

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>