Новости 332 0 3 года назад

Татлы да соң карбызың

Июль-август татлы, сусыл барыбыз да яраткан карбыз сезоны.

Элеге буй-буй сызыклы витамин чыганагының өлгерүен түземсезлек белән көтеп алабыз һәм кибет киштәләрендә барлыкка килүгә ук сыйланырга ашыгабыз. Тик карбызны сайлаганда игътибарлы булырга, кагыйдәләрне белеп сайларга кирәк. 

         Үлчәм.

 Зур карбызлардан качыгыз. Безнең климат гигантларны үстерерлек түгел, димәк аларны нитрат ише зарарлы матдәләр белән “сыйлаганнар”. Кечкенә карбыз исә бик татлы булмаска мөмкин, иң кулае — уртача зурлыктагы карбыз.

Кызлар һәм малайлар.

Карбызлар кызларга һәм малайларга аерыла. Көчле җенесләр озынчырак булса, кызлар кечерәк. Аларның төшләре кечерәк, тәме дә баллырак.

Койрык.

Койрык – өлгергәнлек билгесе, ул һәрвакыт булырга тиеш. Сары, бераз гына корый башлаган койрык карбызның өлгергәнлеген күрсәтсә, яшеле өлгереп җитмәгәнлеге турында сөйли.

Сугып кара.

Карбыз өлгергән булса аңа суккалаганда тонык аваз ишетелә. Әгәрдә өске яисә аскы өлешен кысып карасагыз ул бераз “дерелдәр”.                           Димәк карбыз өлгергән.

Кисеп карау.

Күп сатучылар карбызны кисеп күрсәтәләр. Мондый карбызны алырга ярамый! Ул мизгел эчендә сатучының пычагындагы бактерияләрне һәм тирә-юньдәге тузанны үзенә сеңдерә.

Химик матдәләр кулланылуы.

Белгечләр бер караштан карбызның химик матдәләр белән тукландырылуын ачыклап булмый диләр. Моны белер өчен карбызны кисәргә кирәк, саргылт яисә ак тамырлар күренсә – кабрызда нормадан тыш нитратлар кулланылган дигән сүз. Күпмегә күбрәк икәнен бары тик лабораторияда, махсус җайланмалар белән генә ачыклап була.

Белгән сатучы.

Әгәрдә сатучыдан алган карбызыгызны ашаганнан соң хәлегез начараеп китсә, аның “ясалма” кызартылганын сиссәгез җиләк-җимешләрне янә шул сатучыдан алырга ашыкмагыз. Мөгаен  калган витамин чыганакларыда зарарлангандыр.

 

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>