Новости 222 0 3 года назад

ТУФАН МИҢНУЛЛИН: «МИН ЯЗУНЫҢ ӘЛЛӘ НИНДИ ИМ-ТОМНАРЫН БЕЛӘМ»

Туфан Миннуллин

Аталар һәм балалар бәхәсе кебек, оныклар һәм бабайлар бәхәсе дә – мәңгелек.

– Ничек уйлыйсыз: Туфан Миңнуллин бүген яшь егет булса, нинди булыр һәм нинди юл сайлар иде икән?

– Яшь Туфан – оныгы Данияр инде. Ул – замана малае, башы эшли. Мин дә аңгыра түгел идем. Данияр бик кызыксынучан, заман өчен кирәкле бөтенесен белә, мин дә белә идем. 19 яшемдә авылдан чыгып китеп, Чирәм җирләрдәге зур бер совхозрабкоопның баш бухгалтеры була алдым, минем карамакта миллион сумлык товар бар иде. Димәк, шул вакыт өчен шактый әзерлекле булганмын. Ә бүгенге заман өчен мин бераз искергәнмен инде. Әмма артта каласы килми, бәхәсләшәсе килә. Аталар һәм балалар бәхәсе кебек, оныклар һәм бабайлар бәхәсе дә – мәңгелек. Әйе, бәхәсләшергә яратам, ләкин яшьләрне гаепләмим. Аларның ошамаган ягы булса, ул – безнең гаебебез. Димәк, вакытында тиешле тәрбия бирмәгәнбез. Кылган гамәлләребез белән үрнәк була алмаганбыз.

– Бүгенге яшьләрне ачуланмыйсызмыни?

– Без дә яшь булдык. Әбиләр безне дә: «Оятсызлар» – дип ачуланалар иде. Яшьләрнең бөтенесен эшләргә хакы бар. Тәүлегенә 23 сәгать ярымын ул теләсә нишләсен, әмма: «Ни өчен тудым, нигә кирәк мин бу дөньяга, мине ни көтә?» – дип, ярты сәгать утырып уйлансын. «Җүләрлекләр»не дә кеше яшь чагында эшләп калсын, вакытында эшләмәсә, ул аны картайгач эшләп адәм көлкесенә кала.

– Шулай да оныкларыгызны ялгышлардан саклап калырга тырышасыздыр бит?

– Мин Даниярга: «Башка милләт кешесенә өйләнмисең! Яныңда нинди булса да, татар кешесе булырга тиеш», – дидем. Бу – аның өчен закон. Ялгышырга ярамый торган кыйммәтләр бар – Ватан, халкың, әти-әни! Андый ялгышу – кичерелми торган гөнаһ. Рухымның тынычлыгына бәйле булганын өйрәтергә тырышам.

– Төрки халыкта аксакал дигән сүз бар. Сез үзегезне аксакал дип саныйсызмы?

– Аксакал ул дөнья күргән, тормыш тәҗрибәсе булган, дөрес гамәл кылып, дөрес киңәш биреп яши торган кеше. Аксакаллык ул бик кирәк. Ләкин мин аксакал булалмыйм, чөнки тик торалмыйм. Мине хөрмәт итүчеләр кайбер сыйфатларымда аксакаллык күрәләр икән – рәхмәт. Әмма үзем аксакаллыка дәгъва кылмыйм, үземне әле ялгышып һәм бәхәсләшеп яшим дип уйлыйм. Ялгышымны төзәтәм дип, тагын ялгышам дип уйлыйм.

– Җәмгыятебезгә аксакаллар кирәкме? Без аларның хикмәтле сүзләрен тыңларга әзерме?

– Кирәк. Аксакаллар җәмгыятькә дә кирәк, властька да. Әнә, беренче Президентыбыз республикабызга киңәшче буларак кирәк. Чөнки аның сәясәттә дә, сәнәгатьтә дә тормыш тәҗрибәсе зур, ул күбрәк яшәгән. Аксакаллыкның дәрәҗәсе сакланган илләрдә аларга колак салалар. Ялгыш фикер әйтсә дә, каршы килмиләр. Аныңча эшләмәсәләр дә, бәхәсләшмиләр.

– Туфан абый, җитди карарлар кабул иткәндә, интуициягә таянасызмы, әллә аек акыл белән эш итәсезме?

– Интуициясе булмаган кешеләр ялгышса, бик каты ялгыша. Алар логика буенча бара, ә тормыш гел логикадан гына тормый. Язучыда көчле интуиция булырга тиеш. Депутат буларак чыгыш ясаганда да, интуициягә таянам, аннары инде анализ башлана: интуицияне ныгытырга нигез эзли башлыйсың. Кайчакта нәрсәнедер әйтү зарарлы икәнен дә, әйтсәң, гафу итмәячәкләрен дә аңлыйм. Шунда логика буенча барганда, кабат интуиция кушыла да: «Туган, син әйтмәсәң, моны кем әйтә?» ди…

– Әйтелми калганы борчып торамы?

– Әйтмәгәннәр өчен күбрәк борчылам… Хәер, әйтмәгәннәр бик күп түгел, фикеремне әйтәм. Ләкин нигә әйттем, дип, үкенгәлим. Бигрәк тә кешенең шәхесенә кагылган очракта. Нәҗибә мине өйдән озатып чыгарганда: «Әйтер алдыннан бераз уйлап ал», – дип кала.

– Уйлап аласызмы соң?

– Алам. Ләкин интуиция әйтергә куша. Чөнки әйтмәүгә караганда әйтү кирәгрәк.

– Ә башкалар катырак әйтсә…

– Миңа хаксызга һөҗүм итсәләр, урынсызга гаепләсәләр, сак булсыннар, шунда ук җавап бирәм, үчләшеп йөрмим. Миндә үземне яклау һәм саклану инстинкты көчле – ул нәселдән килә. Бервакыт шахмат буенча гросмейстр утызлап язучы һәм журналист белән берьюлы шахмат уйнау сеансы үткәрде. Мин шахмат уйный белмим, белгән кадәрем – авылча, ягъни, крестьянча уйлыйм, фигураларны ашатмаска тырышам. Гроссмейстер карап торды да: «Кайчан да булса уйнаганыгыз булдымы?», – ди. – «Уйнадым», – дим. Тагын әйләнеп килә дә, карап тора. Унлап йөрештән соң: «Сез ничьяга ризамы?» – ди. Шулай итеп, мин ничья алган бердәнбер кеше булдым. Бу – саклану инстинкты иде.

– Сез үзегез турында язылганнарны яки әйтелгәннәрне җыеп барасызмы?

– Кайбер кешеләр запискага кадәр җыялар. Мин кеше сүзенең негативын да, позитивын да җыймадым. Бу минем җитешсезлегем. Соңгы биш-алты елда архивымны барларга тотындым тотынуын, әмма соңгарак калынды.

– Язганнарыгыздан кайсыларының киләчәккә барасын чамалыйсыз?..

– Аны төгәл әйтү мөмкин түгелдер. Заман үзгәреп тора. Бөтен чорларга уртак фикер әйтү өчен даһи булырга кирәк. Әмма шуны беләм мин бу җәмгыятьтә бушка яшәмәскә тырыштым. Халкыма кирәклегемне дә тоям, җаваплылык хисем дә бар. Кайчакта таралып китеп йөрисем, кыланасым килсә дә: «Син – язучы, сиңа килешми», – дип, тукталып калам.

– Ә кайбер язучыларда андый җаваплылык хисе җитмидер...

– Бәлки, ул үз кадерләрен белмәүдәндер. Язучы үз кадерен үзе белергә тиеш. Халык алдында татар язучысының абруе зур булырга тиеш. Кайберәүләргә гафу ителә торган кимчелекләр язучыга гафу ителми. Чөнки ул бүтән халыклар арасында үз халкының вәкаләтле вәкиле.

– Артык игътибар арытмыймы? Бу пыяла астында яшәүгә тиң кебек?

– Бервакыт берәү әйтә: «Сез обком больницасында гына ятасыз», – ди. «Син, агай, саласың да, сквер чирәменә ятып йоклый аласың, – дим. «Минем дә рәхәтләнеп бик ятасым килә, миңа ярамый, – дим. Ике рәхәт бергә килми ул», – дим. Танылмыйча гына яшисе килгән минутлар да була, кайчак таныганнарына да канәгать буласың. Язып-язып та сине белмәсәләр… яки кем икәнеңне раслау өчен дәрәҗәләреңне санасалар… бик күңелле булмас иде. Тукай исеме алдына: «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дип язып куйсаң, көлке булыр иде. «Тукай» дигәч, барысы да аңлашыла. Чагыштыру бик үк урынлы булмаса да, мин дә гомерем буе исемем өчен тырыштым. Туфан Миңнуллин дигәч үк кем икәнлеге аңлашылсын! Даниярга да: «Туфан Миңнуллинның оныгы» дигән исемне дә акларга кирәк», – дим.

– Туфан абый, эшлисе эшләрегез күптер. Җитешерменме дигән борчылу бармы?

– Җитешмәвемне төгәл беләм. Әгәр бөтен эшне эшләп бетердем дисәң, ясин чыгарга мулла чакыртасы гына кала. Хәтта әле мин шушы яшемдә яратып бетердем дип тә уйламыйм. Әле дәрт бар. «Кызларга күзем төшми башлагач, каләмне атып бәрәм», – дигән идем. Чөнки анда инде язудан мәгънә юк. Әле языла, димәк, дәрт бар – мин яшим. Мин әле хатын-кызның, табигатьнең матурлыгына, сәнгатькә сокланам. Кимендә 15 пьесалык материалым ята. Беләм: көч кими. Элек сигез-тугыз сәгать эшли ала идем, хәзер ике-өч сәгать. Шулай да Ходай биргән энергия сарыф ителеп бетмәгән. Ул әле озагракка җитсен иде дим…

Интервьюга сыймый калган юллар:

« – Мин хәзер актив язмыйм. Конкурсларда катнашмыйм. «Туфан җитте, ярышма! дим.

– Башкаларга юл бирүегезме?

– Юк, әдәбият ул трамвай түгел, торып урын бирергә…»

«Серен белмәгәндә генә әйбер кызык була бит ул. Ай серле иде, кеше аягы баскач кына сере бетте. Хатын-кыз да сере ачылган көннән соң миңа кызык түгел. Сере ачылса, иҗат та кызык булмас иде…»

«Балалар: «Кем булырга хыялландың?» дип сорарга яраталар. Мин бала вакытта:«Туйганчы ашыйсы иде», дип, хыялландым».

«Безнең авылга бер хәрби кеше бинокль алып кайтты. Шул бинокльдан карау өчен без аңа папирос алып килә идек. Үзем акча эшли башлагач, бинокльне берне түгел, икене алдым – ә караганым юк. Чөнки кызыгы бетте. Шуңа күрә бөтенесе үз вакытында кирәк».

«Хатын-кызлар мәсьәләсендә тәти малай түгел идем. Ләкин билгеле бер чиккә җиткәч, «артыгы ярамый», дигән әйбер бар. Шул «ярамый» ялгыш адымнан саклап кала да инде».

«Мин карта уйнамыйм. Чөнки азартка керсәм, туктала алмыйм: уйный башласам, бөтен мөлкәтемне оттырып бетерәчәкмен. Дөньяның рәхәтлекләренә бик якын тордым мин. Язмасам, бозылып китә идем. Мине иҗат коткарды».

«Мин үлем киләсен беләм, иллюзияләр белән яшәмим. «Кеше үләр өчен туа», – дигәнем бар. Яшәвемнең тәнем белән бергә китәргә тиеш түгеллеген дә беләм. Шуның өчен гомеремне озайту өчен нәрсәдер эшләргә җыенам».

«Мин бөтен булмышым белән авыл кешесе. Нәҗибә дә әйтә: авыллыгың белән мактанасың, ди. Мин шәһәрдән куркам. Шәһәр кешесе турында язарга да алынмыйм – чөнки белмим».

«Көрәшерлегең юк икән – көрәшмә. Мин җиңәчәгемә ышанганда гына көрәшәм. Белмәгәнгә тыгылмыйм. Чөнки җиңелергә яратмыйм».

автор:Рузилә МӨХӘММӘТОВА; источник:http://sahne.ru/

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>