Новости 429 0 3 года назад

Ул илдә бер генә

Татарстан Республикасының дәүләт җыр һәм бию ансамбле юбилей елына аяк басты. Республиканың һәр олы бәйрәмен ямьләгән коллектив быел үзе 75 еллык иҗат юлын барлау белән мәшгуль.

Ә бит горурланып искә төшерерлек сәхифәләр байтак. Җыр һәм бию ансамбленең һөнәри осталыгы һәм бу иҗат коллективының үз алдына куйган максатларының ни рәвешле гамәлгә ашырылуы соклануга мең кат лаек. 75 ел дәвамында куелган концерт программалары Республикабыз сәнгать тарихында асылташлар кебек ялтырап тора. Ансамбль төрле елларда Бөтенсоюз һәм Бөтенроссия конкурсларында лауреат булды. Боларга тагын Туниста узган Халыкара Карфаген фестивалендә, Франциядә узган 43 нче интернациональ фестивальдә лауреатлыкны һәм үзебезнең Габдулла Тукай премиясе белән бүләкләнүне өстәргә кирәк. Сәнгать коллективлары арасында була торган бәйгеләрдә дә безнекеләр сынатмыйлар. Җыр һәм бию ансамбле Франциядә, Испаниядә, Төркиядә, Кытайда еш кунак. Халыкара фестивальгә килгән күпсанлы иҗат төркемнәре арасында югалып калмау өчен егет­кызларның чибәрлеге, кигән киемнәренең затлылыгы гына җитми әле. Бәлки репертуарның зәвыклы булуы да шарт.

Тылыңда газиз халкыңның бай мирасы торганда бу яктан борчыласы юк. Татар халкының җырлары һәм дастаннары, биюләре һәм риваятьләре, лирик һәм шаян йола күренешләре – барысы да Ансамбльнең репертуарында. Ансамбль халыкның күңел җәүһәрләрен саклаучы тылсымлы сандык ул. Шуңа күрә җыр һәм бию коллективының һәрбер концерты һәрвакыт мәдәни тормышта вакыйга итеп кабул ителә. Ул тамашачылар йөрәгендә борынгы халыкның бөек образы турында якты бер манзара тудыра.

Халыклар Дуслыгы орденлы Татарстан җыр һәм бию ансамбле коллективы узган юл үзе дә риваять кебек матур да, данлы да. 1937 елда оештырылган Ансамбльнең иҗат тормышы, аның үткәне һәм бүгенгесе тамырлары белән татар халкының фольклор традицияләренә ялгана. Коллективның иҗат йөзе татар профессиональ сәнгате, мәдәнияте белән бергә формалаша. Узган гасырның 30-40 нчы елларында күренекле фольклорчылар, композиторлар, балетмейстерлар, рәссамнар, язучылар үз иҗатларын Ансамбль белән бәйләргә тырышалар. Димәк, ул ниндидер мәдәни мәркәз вазыйфасын да үтәгән. Иҗат кешеләренең күмәк хезмәт җимеше булып Ансамбльнең алтын фондында иллеләп соклангыч концерт программасы калган. Һәр халыкның тарихта тоткан урыны аның кешелек мәдәниятенә керткән өлеше һәм шул уртак хәзинәдән файдалана белү сәләте белән билгеләнә. Татар халкы кыска гына вакыт эчендә үз сәнгатен моңа кадәр күрелмәгән дәрәҗәгә күтәрә алды.

Композиторлар Заһид Хәбибуллин, Җәүдәт Фәйзи, Мәсгут Латыйпов исемнәре генә дә Ансамбль бинасының алтын баганалары сыман балкып тора. Ансамбль үстергән җырчылар да бит татар өчен үтә дә кадерле исемнәр. Галия Гафиятуллина, Сөләйман Йосыпов, Әлфия Афзалова, Зәйтүнә Әхтәмова, Габдулла Рәхимкулов исемнәрен санадым да тагын нинди газиз исемнәр онытыла икән дип уйлап куйдым. Ә соң Таһир Якупов, Нәфисә Василова, Ания Туишева, Булат Балтанов, Хәнәви Шәйдуллин! Юк, юк! Санау юлыннан китү дөрес булмас. Алай да Ансамбльнең сукмагын яхшы белгән Бакый Урманче, Нәкый Исәнбәт, Гомәр Бәширов исемнәрен оныту ярамас. Александр Ключаревның Ансамбль белән соңгы эше дә нәкъ менә Нәкый Исәнбәт пьесасы буенча куелган «Аулак өй» музыкаль композициясе бит.

Иҗат кешеләрен бер йодрыкка туплауда, әлбәттә, Ансамбль җитәкчеләренең роле зур. Ул исемнәр дә безгә кадерле. Зөләйха Әхмәтова, Җәүдәт Айдаров, Әзһәр Абдуллин, Александр Ключарев, Геннадий Скалозубов, Лима Кустабаева, Ринат Вәлиев төрле елларда иҗат коллективын җитәкләде. Хәзер бу мәртәбәле вазыйфаны Татарстанның халык артисты Айрат Хәмитов башкара. Аның белән беркадәр сөйләшеп алу Ансамбль хакында язганда, гадәттә, бераз күләгәдәрәк кала торган биючеләрне барлау, хореография традицияләрен искә төшерү өчен дә мөмкинлек бирә.

Айрат Ринат улы Хәмитов матбугат өчен ачык кеше булып чыкты. Мөгаен, Ансамбльне бар нәрсәдән өстен күреп яратуы да ачылып сөйләшү өчен уңай җирлек тудыргандыр. Ул үзе дә «Сәхнә» укучылары өчен кызыклы сыйфатлары белән ачылды кебек.

Айрат Хәмитов

– Айрат, син Ансамбльгә хореография нигезләрен Фәйзи Гаскәров, Гай Таһиров кебек легендар шәхесләр салган традицияләрне дәвам итәргә килдең.

– Миңа карата «килдең» дигән сүз ябышмас та. Чөнки мин Ансамбльдә кавырсынымны канат иткән егет. Инде биредә 25 ел гомерем узды. Барыбер: «Син кайсы яктан?» – дип сорарсыз. Журналистларның барысы да шуннан башлый. Моның гаҗәбе юк та – эчкән суы, баскан туфрагы, аңа илһам биргән тирәлек чыннан да мөһим. Әтнәдән мин. Әби янында үстем. Сөйкемле Әтнә ягы кешеләренең мәшәкатен дә, бәйрәмнәрен дә күрдем. Күрдем генә түгел, уртасында кайнадым. Элек Әтнәдә балалар Сабантуйлары да уза торган иде. Без шунда концертлар куя торган идек. Ярап куйды бит шул. Менә бер хәтирә. Авыл Сабантуенда түгәрәк уен вакытында бер кыз биеде дә миңа китереп басты. Мин, шуны гына көткәндәй, каршы биеп киттем. «Кара, бу малай бик килештереп баса», – дигәннәре колагым аша йөрәгемә төшеп калды. Аннары ни бит әле, алтынчы сыйныфларда укыганда, монысы инде Казанда, бер кызны яратып йөрдем. Ул Кретовлар ансамбленә йөри иде. Мин дә шунда – «Яшьлек» ансамбленә язылдым. 1985 елда – унөч яшьтә монда килдем – алмадылар. «Башың яшь», – диделәр.

– Ничә яшьтә нәкъ үзе була соң инде ул?

– Министрлар Советыннан рөхсәт кәгазе тотып килгәч, ундүрт яшьтә алдылар. Яхшы кешеләр күп ул. Алар миңа һаман очрап торды.

– 25 ел диген. Бүтәннәр «кубызына» шактый биелгән икән. Ул заманда Ансамбльдә байтак данлы биючеләр читек табанын шомартты бит инде.

– О, о! Ниндиләр генә әле. Мәшһүр Фәйзи Гаскәров куйган биюләрдә тулы бер буын биючеләр тәрбияләнде. Х.Гатиятуллин, Ф.Абдуллина кебек биючеләрне Филармония җырчылары да үзләре белән концертларга чакыра торган булалар.

– Җыр һәм бию ансамбле бөтен илгә танылды, таралган татарларны түгәрәккә җыйды. Әле бүген дә репертуардагы «Гармунгармун» шул заманда ук куелган түгелме соң?

– Әйе, алтын репертуарны без әледән-әле яңартып торабыз. «Аулак өй» дә, «Сабантуй» вокаль-хореографик композициясе дә шундыйлардан. Без дә шуларда биеп, табан чарладык.

– Сезнең буын инде – Татарстанның халык артисты Раилә Гарипова «балалары».

– Раилә ханым да – Ансамбльдә йөздән артык сюжетлы биюләр куйган Гай Таһиров традицияләрен дәвам иткән, аларны үстергән гаҗәеп талантлы балетмейстер. Аның талантына мәшһүр Мәхмүт Әсәмбаев та сокланганыннан сез хәбәрдардыр.

– Гомумән алганда, татарда бию хәрәкәтләре мәшһүр осталарның иҗат җимеше түгелме ул? Бездә бит күбрәк түгәрәк биюләре өстенлек тоткан.

– Чыннан да шулай. Гай Таһиров үзе генә дә, галим буларак, 127 бию хәрәкәте тупланган 26 бию композициясен җыйнап, «Татар халык биюләре» дигән китап чыгарган кеше. Фәйзи Гаскәров исә татарларны гына түгел, башкортларны да биюле иткән шәхес.

– Гай Таһировның әле «Йөз фольклор татар биюе» дигән китапмонографиясе дә бар. Димәк, татар хореографиясенә халык биюләрен китергән кеше дә ул.

– Мин кырык елдан артык Ансамбльнең баш балетмейстеры булып эшләгән Раилә Гарипова куйган, алтын фондыбызга кереп калган төрле халыкларның биюләрен һич тә читкә куймас идем. «Троицк кичләре», «Кызлар җыены», «Чыштыр» шундыйлардан. Татар кызларының нәфислеген чагылдырган «Сөмбел» биюе генә дә ни тора!

– Сәхнәдәге күмәк биюләр хәрәкәтләрнең синхронлыгы, бердәмлек егәре, көтелмәгән сюжет үрелеше белән сокландыра, әмма анда да кемдер башлап бии. Башлап биючене тамашачы иң оста, иң камил биюче итеп кабул итә.

– Мин үзем дә ялгыз биюләргә кызыктым. Ләкин без яшь чакта соло биюләр бик аз куела иде. Мин иң беренче мәртәбә ялгыз бию белән Актерлар йортында Сара Садыйковага багышланган концертта чыктым. Шуннан соң мавыгып та киттем бугай. Авылда үскәндә үк кеше фикерен тыңларга, образ табарга ярата идем. Үземнең сүзем үтә башлагач, татар хәрәкәтләре белән биюләр кертә башладым. «Биюченең акылы – аякта», – диләр. Бу дөрес түгел. Без образлар эзлибез. Милләткә мөмкин кадәр файдалырак буласы килә ләбаса.

– Шулай дәртләнеп кенә йөргән егетне армиягә алып киттеләрме?

– Булды, булды андый хәл. Идел буе хәрби округының «Приво» бию ансамблендә хезмәт итеп кайттым. Кайтуга Мәдәният һәм сәнгать университетына укырга кердем. Өйләнеп җибәрдем. Минем Ләйсәнем Рәшит белән Розалия Мостафиннар кызы. Розалия Мостафина 20 ел биеп китте. Инде Ләйсән дә 20 ел биеде.

– Сезнең биюдәге дуэтны – халыкара фестивальләрдән лауреат булып кайта торган Ләйсән плюс Айрат Хәмитовларны Мәскәү белән Истанбул да белә инде.

– 18 ел эстрадада параллель эшләдек. Чөнки биюләр концерт прогаммасын җанландыру, төрләндерү өчен бик кирәк. 2004 елда иҗат кичәбез булды. Без анда беренче тапкыр үзебезгә хас булмаган, гомумән, татар бию традицияләре өчен ят бию биедек. Бу биюне Ләйсән куйды. Без хәрәкәтләр, бию элементлары аша мәхәббәтебезне, бергә узган гомер юлын бәян иттек. Сәнгатьтә моны деми-классика дип йөртәләр. Никах, бала туу белән башланып киткән композициянең азагында мин Ходайдан гомер сорыйм.

– ГИТИСта режиссербалетмейстерлыкка укуның кайтавазы әнә ниләрдә – демиклассикаларда икән. Кызларыгыз Айгөл белән Сөмбел сезнең үз гомерегезнең кайтавазы булып, шулай ук биюче булып китмәсләрме?

– Мин аларга, үз юлыгызны үзегез ярыгыз, дидем.

– Җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе дигән камытны 2005 нче елны кидең бит инде. Эшне нидән башлавың онытыла да төшкәндер.

– Һәрхәлдә яңа себерке булып себерүдән башламадым. Монда һәр кеше – шәхес. Җыр һәм бию ансамбле – татарның бренды. Монда иң көчле җырчылар, иң көчле биючеләр, иң көчле музыкантлар эшләргә тиеш. Безнең Ансамбльнең даны бөтен дөньяга таралсын. Ул, бәллүр шар кебек, һәр тарафка балкып торсын. Шушы уйларымны төшендерәсем килгәндә егет-кызларыма вәгазь сөйли торган гадәтем бар. «Татарлар килә!» – дип әллә каян сокланып торырлык булсын!» – дим мин аларга.

– Берүк чабаталы биюләр белән сокландырырга гына тырышмагыз.

– Юк. Безнең киемнәр яңадан яңага алыштырылып кына тора. Тукымаларны төргәк-төргәк Кытайдан, Төркиядән алып кайтабыз. Кызларыбызның күлмәкләре күзнең явын алырлык. Бернинди чабата, бернинди галош кию юк! Ансамбль хәзер көмештән, ефәктән киенә. Хөкүмәт бу җәһәттән акча жәлләми.

– Көмешефәккә лаек программа булуы да шарт бит әле.

– Ел саен бер программа чыга иде. Һәркайсы икешәр бүлектән торган «Җиде энҗе бөртеге», «Мөһаҗирләр», «Казанның мең еллыгы» кебек прогаммаларны эшләгәндә Мәскәүдән балетмейстерлар, режиссерлар чакырдым. Хасиятләп тотынган эш яхшы чыга. Татарстан көннәрендә Мәскәүдә егерме минут кул чаптылар.

– Югары таләпләргә җавап бирә торган егеткызларны каян эзләп табасыз?

– Хореография училищесыннан, музыка көллиятеннән, Казан дәүләт консерваториясеннән бик теләп киләләр. Безгә эләгүе җиңел түгел, китүе тагын да авыррак. Ансамбльдә хәзер 137 кеше эшли: хорда – 40, оркестрда 20 кеше бар. Биючеләрем унбиш пар. Азрак, әлбәттә. Зур мәйданнарны тутыру өчен кимендә утыз пар биюче кирәк.

– Автобусларга төялеп Европа буйлап сәяхәткә чыгып киткәндә компактлы төркемнәр кулайрактыр бит? Европа яуларга барганда таләпләрнең кайсысы алгы планга чыга?

– Юл уйландыра ул. Иң әүвәле маршрутны оста бүлә белергә кирәк. Зуррак шәһәргә килеп туктарлык кына булсын. Машина йөртүче сигез сәгать саен алышынырга тиеш. Алар ял иткәндә минем курчак кебек киенгән җырчы-биючеләрем шәһәр карый, музейларга керә – дөнья күрә. Үзенә күрә университет бу алар өчен. Ә без күп йөрибез. Римнан кайтып Шыгырданга китәбез, Кытайдан Түбән Вартага, аннан Омскига. Беләсегез килсә, без бит үткән юлыбызда – Берлинда яки Польшада Сабантуйлар ясап китәбез. «Килегез генә. Юлыгызны да үзебез түлибез», – дип торалар икән, димәк, без милләтебезгә тансык. Омскида бер әбинең: «Мин татар булганыма горурланам», – дип алдыбызга тезләнүен гомер онытасым юк.

автор:Асия ЮНЫСОВА; источник: http://sahne.ru

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>