Новости 323 0 2 года назад

Урамда кризис

1070

Күптән түгел “Левада” үзәге сораштыру үткәргән, аның нәтиҗәсендә Россия халкының яртысыннан күбрәге икътисадый кризиска чума баруы беленгән.

Кризис күпме дәвам итәр дигән сорауга респондентлар төрлечә җавап биргән. Күпчелек халык кризис тагын ике ел дәвам итәр дип саный, 16% кризис озаграк барыр дип уйласа, респондентларның 8% ярты елдан хәл яхшырыр дип өметләнә. Сораштырулар нәтиҗәсендә халыкның итәкләрен җыя башлавы да билгеле булган. Кемдер кибеттән очсызрак товарлар гына ала башлаган, кайсылары көндәлек чыгымнарны киметкән. Күңел ачу турында онытучылар һәм кыйбатлы техник җиһазлар сатып алудан баш тартучылар да респондентлар арасында байтак булган.

Автор: admin
Автор фото: www.stihi.ru

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>