Новости 629 0 2 года назад

Ватанпәрвәрлек хисе югалмасын!

kollazh_ko_dnyu_pobedi_1600

Бөек Ватан сугышында җиңүгә быел 70ел тула. Күпме вакыт узган, күпме сулар аккан. Ә әлеге коточкыч әфәтне күргән, сугышта җәзаларга дучар булган, тормыш мәгънәләрен – ирләрен, әзмәвердәй улларын, якыннарын югалткан кешеләрнең яралары төзәлеп бетәрлек түгел. Сугыш,  күңел офыкларында, мәңге куркыныч төш булып сакланачак.

Минем әбигә дә авыр чорда, сугыш елларында дөньяга килергә насыйп булган. Сугыш елларында күргәннәре бүгенгедәй хәтерендә аның. Тарихи вакыйгаганың тере шаһиты булган әбием, безне — алты оныкның тәрбияләүгә зур өлеш кертте. Кичләрен безне диванга тезеп утыртыр иде дә Корън аятләре белән беррәттән коточкыч сугыш еллары, халыкның интегүләре турында сөйли иде. Әби безгә, орчык кадәрле балаларга, игелек сеңдереп үстеререгә тырышты, тыныч тормышның кадерен белергә өйрәтте.

Сугыш башланганда әбиемә нибары 3яшь кенә булса да, тормышның ачысын-төчесен күреп, ач-ялангач үскән. Аның әтисе Зәйнетдин Гарифулла улы фин сугышында катнашып аягы яраланып кайткан була. Аксаклап йөрү сәбәпле Ватан сугышына эләкми кала.  Алар  бар нәрсә корла астында юк булган чорда бергәләшеп көн күрергә тырыша. Ашарга ризык та булмый, шунлыктан җирдә күмелеп калган, кыш дәвамында өшеп черегән бәрәңгеләрне язын казып ашый торган булалар. Бер юлы бәрәңге казырга килгәндә әби  батып кала. Җир черек бәрәңге белән кушылып тоташ сазга әйләнгән була. Алабута, кычыткан ашлары да көндәлек ризыкка әйләнә. Мөгаен сугыш чоры баласы булганга, әби безне ризыкның тамчысын да әрәм итмәскә, биргәнне ашарга кирәклеген аңлатып үстерде. Сугыш беткәннән соң да озак еллар әби кешеләрнең күңелләренә тынычлык таба алмый җәфаланганнары, уйлары коточкыч сугыш елларын әйләнеп кайтулары хакында сөйләде.

Без­нең, 21заман кешеләренең мондый зур фаҗигане,  Бөек Ватан сугышы тарихын онытырга хакыбыз юк. Сугыш безнең өчен бик зур тәрбияви роль уйнаган диеп ышанасы килә. Ата-бабаларыбызның каны белән тынычлык урнашкан илебезне-җиребезне хөрмәтләргә, кадерләп сакларга тиешбез. Ватанпәрвәрлек хисе мәңге югалмасын иде!

 

Автор: admin

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>