Новости 295 0 3 года назад

«Яхшы кәеф бездән башлана»

Алмаз Миргаязов

24 августта «татар радиосы» 10 яшен тутырды. Аны белмәгән татар сирәк бугай инде хәзер. Һәр авазы, һәр сулышы, һәр адымы «яхшы кәеф бездән башлана» дип торган «Татар радиосы» шаккаттырды, шаккаттыра һәм шаккаттыруын дәвам итәчәк. Безнең кунак – әлеге уңышлы коммерция оешмасының җитәкчесе Алмаз Миргаязов.

Креативлык

Тормышта җор телле кешеләр буа буарлык. Ләкин бу сыйфатны үзенең һөнәренә әйләндереп, аннан тәм табып, башкаларга да үз юнәлешен алырга өйрәтә алучылар сирәк. андыйлар турында хәзер креатив кешеләр диләр.

Алмаз: «Креатив сүзе россиягә соңгы дистә елда гына килеп керде. Ниндидер үзенчәлек тудырып, башкалардан аерылып тору алымы белән игътибарны җәлеп итү ул. радиостанцияләр һәм телеканаллар, Совет заманы белән чагыштырганда, ишәеп киткәнгә, бер-береңнән аерылып торуның да кирәклеге үзен сиздерә. Сыйфатлы итеп эшләнгән рекламаның көче барлыгын тойган буын да өлгерде. «Татар радиосы»ның аның абруена, нәтиҗәле эшли алуына инанган эшлекле партнерлары да шактый. Аларның ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен креативлык һәм тату коллектив тупларга гына кирәк…»

Кастинг

Андый хезмәткәрләрне башта табарга, аннары бераз тәрбияләргә, ипләп кенә ачарга кирәк.

Алмаз: «Кастинглар оештырабыз, югары уку йортларыннан эзлибез, радиобызга шалтыратучыларның да сөйләменә колак салабыз, бәлки алар арасында безгә туры килгән кеше бардыр, кем белсен. Кастингларга һаман да бер үк кешеләр килә икән. Үзем дә кай чандыр радиога эшкә кастинг үтеп урнаштым. Ул чакта таләпләр дикторлыктан чыгып куела иде. Ә безгә бу гына җитми, ди-джей образлы фикер йөртә, аны дөрес итеп җиткерә, тыңлаучыларны шуңа ышандыра белергә тиеш. гадәттә, безгә килгәннәр ярты елдан да иртәрәк ачылмый».

Җитәкчелек

Алмаз Миргаязов 19 яшендә коммерцияле радиода эшли башлый. егет аңа кадәр дәүләт радиоларында эшләп, бераз тәҗрибә алган, әлбәттә. ләкин үз көнен үзе күрә торган күңел ачу радиолары – бөтенләй башка дөнья бит ул.

Алмаз: «Башта «Дулкын»да эшләдем, аннары «Курай»да. Унынчы ел «Татар радиосы»нда эшлим: ди-джей булдым, музыкаль редактор булдым, хәзер җитәкче. Җитәкче дигәч тә, өстәл сугып, «тегене эшләгез, моны эшләгез» дип утыручылардан түгелмен, уртак эшне башкаручы аерым кешеләрне бәйләп, гамәлгә чыгаручы. иҗат кешеләре белән, бигрәк тә яшь иҗат кешеләре белән эшләве җиңел түгел ул. Моны кемнән сорасаң да раслар. Кайсысы офиста утырып ялыга, урамга чыгып сызасы килә, кайсының озаграк йоклыйсы килә һ.б. Һәрберсен оештырып, җыеп торырга кирәк, кайчак аз гына кырыс та булырга туры килә. ләкин иң авыры – күпмедер вакыт эшләгәннән соң, хезмәткәргә: «Син – безнең кеше түгел», – дип әйтү. тырышып-тырмашып та без теләгән үрләрне яулый алмаганнар белән хушлашырга туры килә. Бүгенге көндә коллективыбызда 14 кеше эшли, һәм аларның күбесе берничә вазыйфаны берьюлы башкара. Универсаль хезмәткәрләрне яратам мин».

Имидж

Имидж, нигездә, ике төрле була: серле һәм ачыктан-ачык. Үзе турында мөмкин кадәр аз мәгълүмат бирүче «разведчиклар» шул рәвешле үз персонасы белән кызыксынуны арттырырга тели. «Татар радиосы» коллективының тормышы уч төбендәге кебек.

Алмаз: «Тыңлаучыларыбызга мөмкин кадәр якынрак булу яклы без. Һәм бу гадилек, гадәтилек, ихласлыкның чагылышы дип исәплим. Мин үзем гаиләле кеше, әйбәт кенә яшибез,хатыным белән бер ул һәм бер кыз үстерәбез, моны яшергәнем юк. Башка хезмәткәрләр дә «үтә күренмәле». алар һәрберсе аерым үзенчәлеккә ия. Без – күңелле, кыю, алдынгы карашлы радио, әмма халкыбызга хас әдәплелек сыйфаты турында да онытмыйбыз».

Ярамый тек ярамый…

«Ярый» сүзенә караганда «ярамый»лар, гадәттә, күбрәк була. «Татар радиосы»нда бу яктан хәлләр ничек тора?Алмаз Миргаязов авызыннан мин ике катгый кагыйдә ишеттем:

Алмаз: «Алып баручы эфир вакытында үз мәшәкатьләрен онытып торырга тиеш. аның тормышында булган күңелсез хәлләр, төшенкелек тыңлаучыга кызык түгел. шуңа күрә хис-тойгыларың белән идарә итә белергә кирәк. икенче «ярамый» – эш урынына хәмер эчеп килергә ярамый. Бу кагыйдә бөтен җирдә дә бар инде. Сүгенүгә килгәндә, башында акылы булган бер кеше дә эфирга чыгып сүгенеп утырмый. Әмма мең сүзгә берне, ялгыш ычкынып китсә, кичерергә буладыр. Һәрхәлдә, безнең кебек, кысалардан күпмедер дәрәҗәдә азат радиостанцияләрдә».

Директорның таләпләре моның белән генә чикләнми, билгеле. «Татар радиосы»на эшкә урнашырга ниятләсәгез, әлегә шушыларны мыегыгызга чорнап куегыз.

Туган көн!

Алмаз: «Быел безгә ун яшь тулды. 24 август көне уразага туры килгәнгә күрә, бу датаны, грандиозлыкка дәгъва кылып, 8 октябрьдә «Татнефть-арена» боз сараенда билгеләп үтәргә җыенабыз. Әзерлек эшләре яздан бирле бара инде, аллага шөкер, күңелле бәйрәм ясарга көчебез җитәрлек. тырышырбыз».

автор:Рәйсә БОРҺАНИЕВА; источник:http://sahne.ru

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>