Новости 1435 0 2 года назад

Яз 2015

stil_0

Яңа сезон яңа трендлар алып килә. Дизайнерлар безне уникаль, гадәти булмаган киемнәр белән шатландырырга уйлыйлар. Модага алсу, ак, зәңгәрсу, лайм, кара һәм җете кызыл төсләр, җиңел тукымалар керә. Иркен, киң фасондагы, ассиметрик, күпкатлы фасоннарга өстенлек бирегез. Әлеге фасон җитешсезлекләрне яшерергә һәм үзегезне иркен тотарга ярдәм итәр. Чигелгән яисә матур ташлар белән бизәлгән якалар бу сезонда да калыр. Образ тулы булып күренсен өчен аксессуарлар өстәп җибәрергә онытмагыз.

Мода 2015 төп принципы – 70-елларның минимализмы. Бу исә киемнәр гадәти булмаган-яшерен төймәләр һәм заклепкалар белән баетылган булырга тиеш дигән сүз. Популярлыкның беренче рәтләрендә киң җинле һәм кесәле, беренче карашка ир-ат күлмәген  хәтерләткән күлмәкләр. Бер җилкәле, озын һәм чигелгән күлмәкләр дә модада.

Автор: admin
Автор фото: modamode.ru

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>