Новости 469 0 3 года назад

Зөфәр Билалов һәм Зәйнәп Фәрхетдинова: “Улларыбызның балачагы булырга тиеш, дидек”

Зөфәр Билалов һәм Зәйнәп Фәрхетдинова

Татарстанның халык артистлары Зөфәр Билалов белән Зәйнәп Фәрхетдиноваларның гаилә корып, бергә яши башлаганнарына аз да түгел, күп тә түгел – нәкъ 25 ел тулган икән. 

Көмеш туйларын өйдә генә – гаилә учагы җылысында билгеләп үткәннәр. Алтын баганалары – терәк булырлык ике егет Булат белән Фоатны үстергән гаилә дә әле бу. Димәк, тәрбия мәсьәләләрендә сөйләшергә сүзләр җитәрлек.

Иртәнге чәйгә – чикләвек

Алар сәхнәдә дә чирек гасыр бергә. Өйләнешкән көннәрендә дә сәхнәдә иҗат итү, җырлау хыялы берләштерә аларны. Бер айга йөзәр концерт куйган чаклары да була. Бер эштән дә авырсынмыйлар. Гаилә башлыгы ачы таңнан торып, халык татлы йокысыннан уянганчы урам себерә, кар көри. Зәйнәп ханым эшкә шулай ук батыр. Авылда колхоз сыерлары сауган кыз лабаса ул, тулай торак баскычларын юарга алына. Хезмәт сөйгәнгә, начар яшәмиләр. “Иртәнге чәйне дә чикләвек белән генә эчә идек”, – дип көлеп искә ала Зөфәр абый. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлаганнан соң консерваториягә укырга керә ул. Ләкин соңгы курста укуын ташларга туры килә. “Аның каравы, фатирлы булдык”, – ди. Ордерны кулга алгач, җырлы-моңлы гаиләнең күңеле бишек көйләренә тартыла. Ходай кушып, өйләнешеп биш ел үткәч, беренче балалары – Булат туа. Тагын җиде елдан Фоат дөньяга аваз сала. “Яшь аермалары күбрәк кебек, – ди әни кеше. – Хәзер менә улларым үсеп җиткәч, бер-бер артлы тапсам, җиңелрәк булган булыр иде, дим. Хәер, ул чакта җиңгинең: “Баланың икесен бергә тапмаска кирәк”, – дигән сүзе күңелгә бик уелып кергән иде шул. Үзәгенә үтмәсә, шулай дип әйтер идемени? Кичә кибеттә аралары 1-2 яшь кенә булган ике баланы шаккатып күзәтеп тордым. Моңарчы кыз балалар тарткалашмый торгандыр, дип уйлый идем, кая ул, кием алмаштырган вакытта әллә нишләп беттеләр”.

“Канат астында сакларга тырышам”

Сүзебез бала мөстәкыйльлеге турында юнәлеш ала. “Кайбер илләрдә 16 яшьтән: “Бар, җитте сиңа, без сине үстердек, калганын үзең тап”, – дип, өйдән чыгарып җибәрәләр икән, – дип сүзен дәвам итә әни кеше. – Бездә күп очракта балаларны канат астында тотарга тырышалар. Мин, мәсәлән, үзем дә балаларның кырыемдарак булуларын яратам”. “Менә-менә, шулай дип, олы малайны бер тапкыр да лагерьга җибәрмәде ул, – дип үртәп ала аны Зөфәр әфәнде. – Үлемең судан дигәч, берәү мич башына менеп качкан да ләгәндәге суга егылып төшеп үлгән, диләрме әле? Ә кечкенәсе лагерьга барып кайтты. Олысы әнисе “юк!” дисә, ярар, дип килешә иде. Бусы башта “Нигә?” дип сорый”. “Баланы кешегә калдыру, каядыр җибәрү дигәндә дер калтырап тора идем, – ди Зәйнәп апа. – Еракта булсам да, гел телефонда булдым. Бәлки алай ярамыйдыр да. Мөстәкыйльлек бик кирәк. Хәзер шул җитми кебек. Аллаһы Тәгалә шулай кушкандыр, безнең Булат үскән чорлар – төрле урам төркемнәре оешкан еллар иде бит. Ул вакытта кире яклары да күп булырга мөмкин иде”. “Дөресен генә әйткәндә, улларыбызга урам мохите турында аңлатулар булмады, – дип сүзен дәвам итә Зөфәр әфәнде. – Әмма балалар бәләкәйдән үк ишегалды хәлләрен аңлап үсте. Без торган йортта гына да берничә үсмер передозировкадан бакыйлыкка күчте. Аларның яшьтәшләре! Әрәм булдылар. Бер ялгышу булырга тиеш түгел, дип, гел тукып, “колакларын чистартып” торырга кирәк”.

Әтиләрен тыңлыйлар

Сөйләшү тагын да җитди темага күчә: үсмерләрнең, аеруча малайларның, спиртлы эчемлекләр йотып карау теләкләре турында. Кайбер ата-ана өчен бу коточкыч сынауга әйләнә. “Ир бала үстерүчеләр мине аңлар. Малайларның үсмер чорда яшьтәшләре белән сыра йотып карарга теләкләре булып ала, – ди әни кеше. – Бездә ул җиңелрәк хәл ителде. Табынга бервакытта да шешә куймадык. Әтиләренең чәркә тотып утырганын балаларның күргәне юк. Мин, гомумән, “әти белән чәкештереп эчү” дигән әйберне кабул итә алмыйм. Тыелган икән, ул сызыкны үтмә. Спиртлы эчемлекләрне авызыңа да якын китермәскә кирәк, дип гел әйтеп торам. Кабып карыйсың икән, ул икенчесенә үрелдерәчәк. Аннан да матур әйберләр белән дөнья тулы, дим. Әтиләре юк-юкта: “Хәзерге аракының сыйфаты начар, аеруча яшьләргә начар тәэсир итә, чөнки организмнары мондый агулануга әзер түгел”, – кебек сүзләрне дә сеңдерә тора. Әтиләреннән куркып торалар, тыңлыйлар”.

“Икесенең берсе җырчы булачак”

“Олы малай укырга бик яратып бетермәде шул, – дип, ата-аналар җыелышларына йөргән көннәрен искә ала Зөфәр абый. – Тәртип ягы әйбәт анысы, кешелекле, ярдәмчел. Укытучысы бик яхшы иде. Килеп тә укытып йөрде әле. Бала өчен иң мөһиме – әти-әни, гаилә һәм аннары, әлбәттә, мәктәп. Аллаһка шөкер, сау-сәламәтләр, акыллары, холык-фигыльләре урынында, күз тимәсен, чыкылдап торган ике татар егете”. Сүзне Зәйнәп ханым ала: “Чын иҗат кешесенә балалар тәрбияләү бик кыенга туры килә. Ходай Тәгалә үз күңелләренә салсын иде, дим. Рус эстрадасы йолдызлары арасында да интернат-мәктәпләрдә әти-әниләренә үпкәләп үскән балалары турында ишеткән бар. Начар юлга кереп китүчеләре дә җитәрлек. Безнекеләр Зәйнәп-Зөфәр баласы булу белән эчтән генә горурлык кичерсәләр дә, шапырынып, сөйләп йөрмиләр. Үз тырышлыклары белән үз юлларын табарга омтылу көчле”. “Киләчәкләрен ничек күзаллыйсыз?” – дип сорамыйча да булмый. “Олысы – студент. Автомойкаларда машиналар да юды, пиццалар да таратып карады, кара эшләр дип, тайчынып тормый, – ди әтиләре. – Балаларны барыбер үзебездән яхшырак, уңышлырак, баерак, гомерлерәк итеп күрәсе килә. Мин шулай булыр, дип ышанам. Иң аз дигәндә җыр өлкәсендә икесенең берсе җырчы булачак. Бәлки икесе дә. “Сезнең кара көнгә дип матур тавышыгыз бар”, – дим. Тембрлары матур. Сәхнәгә дә безнең белән чыгалар”.

“Ә үзегез әти-әни сүзенә колак салдыгызмы?” – дибез. “Минем әнием бик матур кеше иде, – ди Зәйнәп ханым. – Аның исеме дә матур иде – Мәрҗәнә! Ул матур итеп яшәде. Әни безне, иртәнге матурлыкны күреп калыгыз, дип уята торган иде. Аннары йокласак та ярый. Их, әни кебек һәрбер мизгелнең матурлыгын тоеп яшәргә иде. Әни киявен дә бик кадерләде. Егерме ел җәйне әни янында үткәрдек. Иртәнге дүрттә Зөфәрне уятып, аңа көн дә яңа сауган сөт эчерә торган идее ул. Ә мин көнләшәм. Каймак ясасаң да, коймак пешерсәң дә, әни кебек җиренә җиткереп эшләргә кирәк ул…” Зөфәр абый сүзгә кушыла: “Әби без Төркиядә ял иткән вакытта вафат булды. Мин Зәйнәпне комлыкта калдырып балалар белән суга кереп киткән идем. Зәйнәп янына әйләнеп килсәк, аңа әллә ни булган. «Зөфәр, әни үлә, мин әле генә аның тавышын ишеттем. Әнә теге куаклар арасында бер сәер кош күренде, канатларын кагынып миңа ишарәләр ясады. Якын баруга югалды». Моңа кадәр дә, моннан соң да кош-мазар кагынганы юк иде. Сәерсендек. Кошы да гаҗәеп бер кош булган икән. Берничә минуттан телефон шалтырады: «Мәрҗәнә апа вафат», – диделәр. Кызын эзләп табып, бәхилләшүе булган икән изге җанның”.

Килен-каенана мөнәсәбәтләре исә бер җөмләдә чагыла: «Хатын сүзен санлый белә торган бер оя малайлар үстергән каенанама рәхмәтем бик зур минем», – ди Зәйнәп ханым.

“Макаренко ял итә”

20 яшьлек Булатның кызлар белән аралашуына ничек карый икән бу гаилә? Төпле киңәшләр белән уртаклашырга туры киләме икән? “Әлбәттә, киңәшләр бирәбез, – ди гаилә башлыгы. – Ата-ана күз белән күреп, колак белән ишетеп, күңел аша уздыра ала. Балаларның, беренчедән, тормыш тәҗрибәләре юк. Без авылда хезмәт белән чыныккан буын. Болар хезмәт күрмәгән, шәһәрдә әзергә бәзер булып кына үскәннәр. Михнәтне татып карамыйча гына рәхәтлекне белеп булмый ул. Йөргән кызларын күргәч: “Улым, бу сиңа пар түгел”, – дигән чаклар да булды, яшермим. Чөнки яшьләр күңел тартылышы белән тән тартылышын бутап кабул итә. Җан белән тән икесе ике нәрсә. Берләшергә дә мөмкин, әлбәттә. Ләкин әлегә аларның моны бәяләп бетерә алмый торган, табигатьтән килгән физиологик хисләре өстен иткән чаклары. Минем яратып әйтә торган гыйбарәм бар: “Хәзерге балаларны тәрбияләгәндә Макаренко ял итә…” Заманасы башка. Газета-журнал, интернет, телевизордан да һәр нәрсәне ачыктан-ачык күрсәтәләр. Йөрәк мәсьәләсендәге киңәшләрне ачуланып түгел, яныңа утыртып, дустың итеп әйтергә кирәк. Югыйсә, ул үз эченә йомылачак, сиңа мәңге ачылмаячак. Хәзер менә мин аның күзенә карап, әйтмәсә дә, кая җыенганын да беләм. Чөнки аңа кадәр утырып сөйләшүләр аша моңа җирлек әзерләнгән иде инде”.

“Бүләк бирешү – “тапталган” гадәт”

“Бүләкләр бирешәсезме?” – дигән сорауны иң элек Зәйнәп ханымга юллыйбыз. “Бүләк бирешү ниндидер штамповка сыман туйдырган нәрсә, – ди ул. – Без беркайчан да бәйрәм саен бүләк бирешү яклы булмадык. Кирәк әйберне бергә алдык. Чәчәкләр концерт саен йөзәр букет кайта иде. Телевизордан күрсәтәләр, кешеләр сөйли, дип, кайберәүләр, үзләре дә сизмәстән, шуның колына әйләнә. Без сәламәтлеккә сөенәбез. Гаилә белән паркларда йөреп кайтабыз. Артык акчаң, матур кәефең булса, күңел сөенерлек берәр күркәм әйбер сатып алырга була”. “Туган көннәр дә үткәрмисезме?” – дибез. “Балаларныкын матур итеп, зурлап уздырабыз, – ди гаилә башлыгы. – Без үскән чакта туган көннәрне күрше малайлар белән җыелышып булса да, уздыра торган идек. Үскәч аның кызыгы юк. Дифирамб укыганны яратмыйм. 45 яшем тулган иртәдә олы малайны утыртып, Зәйнәпнең әтисе (әнисе мәрхүмкәй юк иде инде) – бабайның хәлен белергә Азнакайга – Сарлыга кайтып киттем. Бүләк бирешү – баналь әйбер. Аны бөтен кеше шулай булырга тиеш, дип эшли. Балаларга туган көннәренә кирәкле әйберләр генә алабыз. Мәсәлән, кроссовки кирәк, ди. Әйдә, туган көнгә алабыз, дибез. Шулай итеп, олы малайга да диңгезгә юллама алып бирдек”.

Ирексезләргә ярамый

Зөфәр Билаловның тәрбия турында үз фикере бар. “Мин гаиләдә алтынчы бала. Үскәндә шулкадәр игътибар булды, дип әйтә алмыйм. Башлангычта чагында ук гармунда уйный башладым. Әлифбаны да үзлектән өйрәндем, әниләрнең эшләре күп иде. Көндәлекләрне карау булмады, әти кебек кул куярга өйрәндем. Кул куярга кирәк иде. Ә әтинең вакыты юк, ул авылда бригадир булып эшләде. “Кешенекенә тимәгез, үзегезнекен бирмәгез!” – дип өйрәтте. Адәм баласына күп нәрсә тумыштан бирелә, аңа юнәлеш кенә бирергә кирәк. Шул вакытта ул дөрес юл ала. Тегендә тыгылып, монда кысылып, “болай эшләмәгәнсең” дип өйрәтү, киеренкелектә тоту – әти-әнинең үз файдасын күрү өчен генә юнәлтелгән принципиаль тәрбиясе. Кемдер зур тенниска, яки хоккейга бирә, чөнки аннан акча күп эшләп була дип уйлый, йә булмаса, матурлык бәйгеләрендә катнаштыра. Балага кирәк булмаса да, түгәрәкләренә дә йөртә, башкасына да. Мин Зәйнәпкә: “Балаларның балачагы булырга тиеш. Без картайгач, рәхмәт, әти-әни, ирексезләмәдегез, дип искә алсыннар”, – дим. Булат азрак фортепианога йөрде, аннан судомоделизм белән шөгыльләнде. Баскетбол, футбол белән дә кызыксынды. Ишкәкче буларак та уңышлары бар. Фуат исә музыка мәктәбенә йөреп карады. Озак түгел, чөнки аның тавышы бар, көй тоемлау сәләте югары булган кешегә, аз гына фальш ишетсә дә, авыррак. Болар барысы да гомуми үсеш өчен кирәк. Интектерү дигән нәрсә булмаска тиеш”. Зәйнәп ханым ире белән килешә, ләкин күңелендәгесен дә әйтергә батырчылык итә: “Без мәҗбүр итмәдек. Ләкин әни кеше баласын нәрсәгә дә булса максатчан йөртергә дә тиештер ул. Безнең вакыт җитмәве аркасында ситуациягә яраклашырга туры килде. “Бәхетләре генә булсын”, – дип телим”.

автор:Гөлүсә ЗАКИРОВА; источник:http://matbugat.ru/news/?id=10059

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>