Новости 379 0 3 года назад

Үзәк урамнар чистара

unnamed (1)

Җәйге челлә. Төш вакыты, кояшның иң биек күтәрелгән мәле. Җәй көне кояш көйдереклек булмаганда да сусауны басу кыен, ә кыздыра башласа су бөтенләй кулдан төшми. Җәй көне кеше кая ашыга дип аптырарсың, автобус халык белән шыгрым тулы. Толстой дип аталган тукталышта төшү белән иң беренче эш итеп су алырга уйладым. Җәмәгать транспорты тукталышы янәшәсендә кечкенә генә “ларек” бар иде, шуңа таба юнәлдем. Тик ни күрим, кибетчектән җилләр очкан.  Якын тирәдә генә кибет тә күренми, ә су эчү теләге көчәйгәннән көчәя генә. Башка чара юк, үзәккә таба, Карл Маркс урамы буенча төшеп киттем.

Хайран гына араны узсам да кибет дигән әйбернең әсәре дә юк. Бер урам үтелде, икенче урам да сулы, тәм-томлы кибетләре белән каршы алмады. Чәчәкләр, кәхуә машиналары сатулучы кибетләр, кафелар, зур-зур биналар тезелеп китсә дә, бер тамчы су эчәргә теләгән кешегә сусауны басарга мөмкинлек юк иде.

Ниһаять, күпме төшә торгач, урам чатында зур мәхабәт кибет балкып утырганы күренде.  Аяклар үзеннән үзе чаба башладыр, куллар ишек тоткасына үрелде. Кибеттә алтын саталар икән. Һәр нәрсә кыйбат, очсызлы гына сулары да юк, импортный.  Яшел, сары, кызыл – салават күперенең бар төсләре кергән сулар сатылган кибеттә гади суга урын юк иде. Эчү теләгеннән телләр ябышкан, куллар калтырый башлаган иде инде – баллы су эчәргә туры килде.

Бу хәл моннан ике ел элек, җәй көне булды. Ул вакыттан соң күпме сулар акты, ничәмә кибетләр юкка чыкты.  Үзәк урамнары көн сан диярлек “ларек” лардан чистартылып тора. Янәсе кибетләр Казанның  күренекле биналарын каплыйлар, шәһәрнең тышкы кыяфәтен бозалар. Чит ил кунаклары килешкә безнең шәһәр ялтырап торырга тиеш!  Ә гади халык нәрсә эшләргә тиеш икән? Әйтик кисәк кенә, тының кысылды, күз алларың караңгыланып китте ди. Иң беренче эш итеп су артыннан үреләсең бит, ә үрелерлек кибет булмаса? Руль артында йөрүчеләргә дә, әллә ничә урамга бер булган кибет янына, светофор саен туктап, ераклардан борылып килергә кирәк. Ә җәүле авырган килеш ничек барып җитсен? Хәер, гади халык күптән исәптән төште бугай..

Яңа закон нигезендә шәһәр урамнарыннан кибетләр алып атылачак, төрле ассортиментлы кибетләр бер-берсен чиратлаштырып урнашачак. Күпчелеге исә җир асты юлларына күчеп бетәчәк. Ягъни, бу зур үзгәрешләрнең башы гына. Бу закон гамәлгә керсә нишләрбез?

Атналык ризыкны кечкенә кибетләрдә җыймасаң да, ипи, сөт, май ише ризыклар һәр көн алына. Эштән, укудан арып кайтучының, әллә ничә тукталыш еракта урнашкан кибеттә, бер ипи өчен су буе чират торасы килерме икән? Мөгаен юктыр. Сүздә юк, чат сан чәчәк кибетләре, зур процент белән бурычка акча биреп тору оешмалары туйдырган. Аларга ихтыяҗ булса да, азык-төлек кибетләре кешегә үтә кирәкле. Үзәк урамнарда яшәүчеләрне, эшләүчеләрне, укучыларны кибетләрдән мәһрүм итмәсләр. Борынгы шәһәребезнең архитектурысына килешле итеп төзеп  урнаштырырлар дип өметләник.

Автор: admin
Автор фото: evening-kazan.ru

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>