Новости 349 0 3 года назад

Зилә безнең ярдәмгә мохтаҗ

uzq0Wn3RXuw

Казанда яшәүче Радик  белән Илмираның игезәк кызлары Зилә белән Нәзилә  вакытыннан алда туа. Дөньяга бик авырлык белән аваз салган  сабыйларның берсенә — Зиләнең күзенә операция ясыйлар. Соңрак исә табиблар ДЦП – спастик тетрапарез дигән диагноз куя.

Гаилә өчен кара көннәр башлана… Үз эшенә үтә салкын караган табиб гаебе  белән  гаилә “алтын” ярты елны югалта. Баланы бер яшь тулганчы дәвалау күпкә җиңелерәк икән.  Бары тик профессор, югары категорияле табиб-невролог Морозова кулына килеп эләккәч кенә чын–чынлап дәвалау эше башлана.

Гаилә дәваланырга Украинада урнашкан сырхауханәгә дә бара. Дәвалануга Киев шәһәрендә 40мең сум, Трускович шәһәрендә 150 мең сум акча түлиләр. Нәтиҗәләр күзгә күренә башлаган. Бүгенге көндә  3 яшьлек кыз тотынып 2-3 адым ясый ала. Табиблар кызның мәктәпкә үз аягына басып барачагына шик белдерми. Зилә йөреп китәчәк! Тик дәвалауны туктатырга ярамый, мәкерле чир тагын баш калкытачак. Акыл ягыннан кыз сай түгел, киресенчә бик кызыксынучан. Яратып китаплар карый, төсләрне аера, курчаклар белән уйный. Матур күзләре белән елмаеп караса тирә-юньгә нур чәчелгәндәй булып китә. “Ак халат күрсә генә үкереп елый башлый. Үзенчә миңа тимәгез диюе, дәваланудан бик арыды. Туганнан бирле юлда бит” – ди әниләре.

Әти-әнисе кызчыкны көнаралаш массаж, бассейн, остеопатка йөртә. Финанс яктан көндәлек дәвалануга әби-бабайлары, туганнары ярдәмгә килә. Авыру кызлары белән утыру нәтиҗәсендә әниләре эшләми. Әтиләренең берүзенә генә 6 кешелек гаиләне тартуы бик авыр. Заводта алган тиеннәргә ерак китеп булмый. Дәвалану гына түгел, яшәргә, ашарга да акча кирәк. Сырхауханәдә дә бәяләрне арттырып торалар. Җитмәсә Зиләнең игезәге Нәзилә дә һаман сөйләшә алмый. Авазлар гына чыгара. Аны дәвалауга йөртергә дә акча һәм вакыт кирәк.

Алда елларга сузылган дәвалану көтә. Зилә йөреп киткәннән соң да озак вакыт дәваланырга йөрергә кирәк булачак. Елга ике мәртәбә Украинага барып кайту 200 меңгә баса. Радик  белән Илмира беренче малайларын тапканда балалары авыру туар дип уйларына да китермәгәндер. Алда ни буласын белгән юк, ярдәм кулы сузыйк! Нәни кызчыкны йөрү һәм сөйләшә алу бәхетеннән мәхрүм итмик.

РЕКВИЗИТЛАР:
1) КИВИ-КОШЕЛЁК : 9600353014
2)ЯНДЕКС-КОШЕЛЕК : 410011868934585
3)НОМЕР ТЕЛЕФОНА МЕГАФОН : 89377720824
4)НОМЕР ТЕЛЕФОНА БИЛАЙН : 89600353014.
5) МТС карта 533 7360 152 400 827 положить можно в салонах связи МТС
6)Карта Сбербанка 639002629014994791

Автор: admin

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>