Новости 372 0 3 года назад

«ЗИЛӘЙЛҮК» КӨЕНӘ

Зилэйлук

ХХ гасыр татар кызының язмышы хакында нык уйланды. Ә аның язмышы, чыннан да, уйланырлык иде. Социаль эчтәлекле мирас ХIХ гасырдан ук – татар хатын-кызының аяныч хәле хакында «Бичара кыз» драмасын язган Г. Ильяси, «Рәдде бичара кыз»ны язган Ф. Халидиләрдән үк. Узган гасыр башында бу теманы Ф.Әмирхан күтәреп ала. 

Әдәбият белеменнән хәбәрдар кешеләр аның «Татар кызы» дигән әсәрен хәтерләми булмас. Дөньяга кеше булып туган татар кызыннан җанлы курчак ясау гамәлияте хакында ул.

Димәк, татар кызының аянычлы язмышы, аны тормыш төбенә төшерә торган сәбәпләр хакында иң беренче сүзне әйтүчеләр дә Камал театры сәхнәсендә ноябрь башында премьерасы уйналган «Курчак туе » спектакле өчен пьеса язган Мансур Гыйләҗев белән Ризван Хәмид түгел. «Юк, юк, татар кызы язмышын түгел, бәлки «данга менгән» беренче татар фәхишәсенең язмышын тасвирладык без, – диярләр алар. – Без беренче булып бу теманы ачтык. Бу – безнең уңыш!»

Спектакльнең прогонын караганнан соң уздырылган матбугат конференциясендә әйтелгән бу сүзләрдән минем күз алларым караңгыланып китте. Җыйнаулашып сөенү өчен сәбәп күрмәдем мин монда. Әрнү, көенү, борчылу өчен сәбәп, чыннан да, бар. Кайбер нәрсәләрдә татарларның «артталыгына» сөенсәң дә ярый. Товар хәленә төшерелгән кызлар язмышын сәхнәгә беренче булып менгерүчеләр дә без түгел. А.Островский драматургиядә аның классик үрнәген тәкъдим иткән иде бит инде. «Бирнәсез кыз» – Лариса Огудалова үз язмышын, үз халәтен реаль бәяләп, бөтен дөньяга ачыргаланып кычкырган иде ич инде: «Мин – әйбер! Ниһаять, миңа исем табылды!»

Йа Хода, фәхишәгә әйләнгән мескен татар кызының тарихы тасвирланган спектакльне уңышлы дип сөенүдә никадәр каһкаһә! Ни аяныч, уңышлы спектакльне фестивальдән фестивальгә йөртә торган гадәт бар. Татар кызының аты-чабы дөньяга фаш булыр микәнни инде! Заман вәзгыяте, ягъни тормышыбыз чынлыгы үзәккә алынса, түзәр идек әле. Түзми кая барасың? Бу җәһәттән милләтебез күптән тәррәккый итте инде. Юл буена тезелеп, «мәхәббәт сатучылар» арасында татар кызлары хәзер күпчелек дисәләр дә, ышанырмын.

Ләкин бит Гаяз Исхакыйның пьеса авторлары аркылыга буйга файдаланып, шуңа нигезләнеп язган «Кәләпүшче кыз» әсәрендә, вакыйга 1800 елда бара, дип, аныклап куелган. Бөек әдип, әлбәттә, бу датаны замандашлары күзендә эз яздыру, очраклы рәвештә исемнәре туры килгән кешеләргә күләгә төшермәс өчен генә, ягъни шартлы рәвештә генә күрсәткән булырга тиеш. Пугачев дәвере кузгалышыннан тынычланып кына килә торган, чукындыру касәфәтеннән йөдәгән татар халкының кызлары да бүтән – чамасыз горур булгандыр ул.

Хәер, әсәрне сәхнәгә куйган режиссер, бу спектакльдәге вакыйгалар аерым бер дәвергә бәйләп куелмаган дип, тынычландырырга тырышты безне. Азгынлык дәверен бу рәвешле киңәйтүдән минем кәефем тагын да кырыла төште. Борынгы һөнәр ияләре антик дәвердә дә булган анысы. Бөтен-бөтен империяләрнең җенси тотнаксызлык нәтиҗәсендә тарих сәхнәсеннән төшеп калуыннан да хәбәребез бар.

Бу четрекле тема төрле халыкларның әдәбиятында шактый нык бәян ителгән. И. Купринның «Чоңгыл» романы да, Альберто Моравианың «Рим кызы» әсәре дә, Паоло Коэльоның «Унбер минут»ы да фаҗиганең тирәнлеге өчен тетрәнеп укылган китаплар исемлегендә. Татарның ике драматургының бу җәһәттән калышырга теләмәүләрен аңларга тырышыра кирәктер, бәлки. Ләкин авангардта булырга теләүне түгел. «Өеңдәге чүпне дөньяга чыгарма», – ди зирәк халкыбыз. Берәр вакыт, бәлки, Казанда шундый бер бәхетсез, чарасыздан тайгак юлга кереп киткән Камәр яшәгәндер дә. (ХХ гасыр башына караган матбугат язмаларында Казанның күп санлы фәхешханәләрендә «эшләгән» фәхишәләр статистикасы китерелә, андагы мәгълүматларга караганда, арада берсе генә татар кызы булган икән). «Эврика!» – дип, сәхнәгә чыгарасы килеп кенә тора торгандыр бу – шуңа бәйләп «кассовый спектакль» куеп була торган образны. Башка халыклар алай түгел – ялгышкан кызларын читләр алдында рисвай итәргә ашыкмыйлар. Фәхишә кыз аларда иң изге кичерешләр уята алырдай, яклауга, кызгануга, чын мәхәббәткә лаек зат, ягъни мисле фәрештә итеп тасвирлана. Мәшһүр «Травиата»дан Виолеттаны яки Таис Афинскаяны гына искә төшерик.

Камәр Казанскаяга язмыш тормышта да, әдәбиятта да аяусыз.

Камал театры үзе зур өметләр белән күз текәп торган яшь болан кебек гүзәл артистка Нәфисә Хәйруллинага Камәр язмышын сәхнәдә кичерү бурычын йөкләгән. Саф күңелле кыз бала өчен олы сынау бу. Сәхнә гомерен аңа Ф.Әмирханның Хәяты кебек кызларны уйнаудан башларга иде лә. Нәфисәнең образны кабул итәргә теләмәве, эчке бунты уенында да нык сизелә. Режиссер Ф.Бикчәнтәев ишарәләгән «заманнар арасында чик сызыгы юклык» нәкъ менә Нәфисә Хәйруллинаның ике йөз ел элек яшәгән кызны бүгенге заман кызлары сыман уенчак (беренче пәрдә башында), үпкәчел-дуамал итеп уйнарга алынуында да күренә. Хәер, әнисенә, үзен әле һаман сөям дип торган егетенә тузынып, дуамалланып, мөстәкыйль тормыш башларга дип, Оренбургка чыгарып җибәрүчеләр дә пьеса авторлары лабаса. Гаяз Исхакыйда Камәрнең чарасызлыгы мантыйкка ярашлырак. Егетеннән алданган һәм ташланган кыз Казанда ук «тәтәйләр» кулына төшә. Оренбургка инде ул тәҗрибәле Камәр Казанская булып, әмма, барыбер, яңа тормыш башлау хакындагы хыяллар белән китә.

Спектакль иң баштан ук Нәфисәнең гүзәллегенә исәп тотып куелган кебек тоелды. Их, әнә шул гүзәллек өстенә авторлар Нәфисә өчен пычракка төшкәндә дә алтын булып кала ала торган горур татар кызы образы иҗат итә һәм Камәр образының бүтән трактовкасын тәкъдим итә алган булсалар, режиссер Фәрит Бикчәнтәевнең бу спектакльгә салган йөрәк мае, уйланулар, эзләнүләр белән узган озын төннәре татарның көнен яктыртырдай учак булып балкый алыр иде. Олы зәвык һәм интеллектуаль егәр белән куелган спектакльнең сәхнә күренешләре фәкать соклану гына уята.

Режиссерның музыкаль бизәлеш кадәресен дә үз өстенә алуы ук аның бу әсәргә җитди мөнәсәбәтен дәлилли. Сәхнәдә барган вакыйгаларны борчылып күзәткән тамашачы сыйфатында минем әле аңа бәләкәй генә киңәш тә бирәсем килеп калды. Мәсәлән, менә мондыйрак киңәш: Камәр язмышының аеруча аянычлы мизгелләрендә, граммофон калайларыннан агылган җансыз музыканы ярып, спектакльгә сызылып кына скрипка авазлары саркып керсә, һәм ул скрипкада «Зиләйлүк» көе уйналса, димен. Скрипкадан сызылып чыккан көй сискәндерә, тоташ бәйрәмнең соңы күз яше икәнлеген искәртә бит ул.

Әле тагын яшь артисткага режиссер ярдәме – пигмалионлык җитенкерәмәгән дигән тәэсир дә калды. Тамашачы аяусыз бит ул: «Нигә инде бу Камәр, Качалов театрындагы кебек, кычкырынып, сәхнә бетереп чабып йөри икән ул?» – кебек пышылдашулар белән кайбер урыннарда кызның уенын кабул итеп бетермәвен дә сиздерде. Хәер, бу спектакль безгә, артистлар уеныннан бигрәк, җәмгыяви резонанс уята алуы белән кадерле.

Әнә шул җәмгыяви яңгыраш дигәнен чыннан да яңгыраш итә алу мөмкинлеге кул сузымы ераклыкта гына булган лабаса! Мәгълүм уендагы кебек: җылы! тагын да җылырак! – дип кычкырганнан соң: эссе! дип шәрран ярырга әзер идек инде без. Спектакльнең исеме «Курчак туе» дидек бит әле. Башта бу аллегорик исемдер дип уйлаган идек. Курчак туйларының, гәрчә күңел ышанырга теләмәсә дә, Казан байлары тормышыннан бер сәхифә икәнлеген ачыклау кыен булмады. «Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәрендә тасвирлана икән ул адәм ышанмаслык күңел ачу рәвеше. Ике яктан да кырыгар мең акча сарыф итеп курчак туйлары үткәреп мәйхәнә килүче байларның кыланышын күзәтеп торганның соңында: «Байлык ни эшләтә! Бер файдасызга кырык мең!» – дип ачынган автор артыннан без – ХХ1 гасырда яшәгән татарлар да – «үзләренә кәеф килердәй йерләрдән кырык меңнәрне кызганмыйлар инде алар», – дип әйтмибезме әллә? Байларыбызның файдасызга күп итеп акча тотып күңел ачу гадәте бер бүгенге чир генә түгел, бәлки «атадан калган хата» икәнлеген дә беләбез. Бүгенге байларның «курчак туйларына» исраф итә торган акчалары миллионнар белән исәпләнә. Әле тагын шул кадәресе дә бар. Без бу гамәлләрне мыек астыннан гына булса да гаепләргә дә кыймыйбыз. Кыеп кара! Халык акчасы түгел ул, байларның «хәләл» акчасы дип, искә төшереп кенә торалар. Татарстан «ротшильдлары» үзләре кемнәрнең варислары да, аларның кесәсенә ул миллионнарны кем салгандыр? Мәдәниятебез, алданган кыз кебек, «чатта баганага сөялеп елаган» заманда авыл клублары, китапханәләр терәүгә калган яки бөтенләй ябылган, татар китабы сатыла торган кибетләр подвалларга төшерелгән заманда район саен боз сарайлары, ипподромнар ачылганга әллә сөенәсе, әллә көенәсе? «Сәламәт тәндә сәламәт акыл – менә яшәүнең мәгънәсе кайда» дигән югыйсә борынгы грекларның акыл иясе. Борынгылар аңлаганны безгә дә аңлар заман лабаса!

Җәмгыятебезнең, татар мөхитенең чирләрен театрыбыз гына төзәтеп бетерә торган түгел шул. Режиссерыбыз бу юлы иҗат төркеме алдына бер генә бурыч куйган булып чыкты. Спектакльне караудан соң ясалган нәтиҗә матбугат әһелләре белән сөйләшү барышында тәгаенләште – исәп-хисапка корылган дөньяда матурлыкка исән калу күпкә кыенрак! Матур чәчәкне өзәргә, күркәм җәнлекне ауларга, гүзәл кызны үзеңнеке генә итәргә омтылышның ахыры һәрвакыт һәлакәтле. Өзелгән чәчәк сула, атылган җәнлек үләксәгә әверелә, хәрап ителгән кыз рисвай була, һәм еш кына соңыннан үзе дә җәмгыять нигезен таркатучы элементка әйләнә. Эчүгә сабышкан, фәхишәгә әверелгән кызларның саны бүген чамасыз ишәйде. Кызларның язмышы шундый тискәре вираж ясауда алар юлында очраган «курчаклы уйнаучы» байларның роле булмагандыр дисезме!?

Гүзәллекне кагылгысыз килеш, бөтен итеп саклау – Җиһан иминлегенең нигезе, дип әйтергә теләгән әсәрне сәхнәгә куйган режиссер Фәрит Бикчәнтәев.

Автор:Асия ЮНЫСОВА: источник:http://sahne.ru/

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>