Новости 261 0 3 года назад

«Зур табын әзерләп кунак чакыру мине куркыта»

Алия Исрафилова

Журналистика факультетын тәмамлап, һөнәре буенча төпләп эшләп тә өлгермичә, үзе журналистларның кызыксыну объектына әйләнде дә куйды ул. Тамашачы аның ягымлы тавышын яратып кабул итте, һәм яшь, гүзәл Алия музыка, эстрада, шоу-бизнес дулкынына эләгеп, популяр җырчы Алия Исрафилова булды. 

Бүген исә ул җырчы гына түгел, сөекле хатын һәм әни дә. Һәр эшкә өлгер Алиянең киңәшләренә колак салыйк.

Иҗат һәм кәеф

Кайвакыт мин иҗади процесста пауза ясап алам: колакларымны бераз музыкадан ял иттерәм. Ләкин мин моны иҗади кризис дип атамас идем. Бу – иҗат кешесенең нормаль халәте. Кәеф төшкәндә, яисә ниндидер киеренкелек халәтендә булсам, компьютерымда сакланган гаилә фотографияләрен, видеоларны карап чыгам. Шуннан соң, гадәттә, кәеф күтәрелә.

Һөнәр һәм мавыгулар

Һөнәр сайлаганда әтиәниләр йогынтысы бик зур була. Әгәр әтиәнием мине үз иркемә калдырса, мин сәнгать институтына укырга кергән булыр идем. Әмма әниемнең: «Син бит оста язасың, шул юнәлештә укуны дәвам иттерсәң яхшырак булыр», – дигән сүзләре мине журналистикага алып килде. Музыка озак вакыт гади бер хобби иде. Бүген журналистика да, җыр сәнгате дә минем тормышымда бергә үрелеп бара. Һөнәр сайлаганда ялгышмас өчен, миңа калса, үзеңне төрле өлкәдә сынап караудан курыкмаска кирәк.

Идеал һәм матурлык

Һәр кешенең үз идеалы була. Мин ирем белән инде 5 ел яшим икән, димәк, идеалымны тапканмын дигән нәтиҗә чыгара алам. Ирем өчен тышкы кыяфәтем беренче урында тормый. Шулай да матур итеп киенгәч, ясангач, аның миңа сокланып каравы күңелемә май булып ята. Сәхнәгә матур булып чыгу – тамашачы алдындагы бурычым. Моның өчен профессионалларга мөрәҗәгать итәм: визажист, парикмахер. Косметикадан, прическалардан соң биткә дә, чәчкә дә аеруча тәрбия кирәк. Чәчкә мин зәйтүн маеннан маскалар ясыйм. Кибеттән алынган шампунь урынына еш кына үзем ясаганын кулланам: 1 стакан майсыз кефирга ике йомырка сарысы һәм бер кашык бал кушып болгатасы – һәм менә сиңа бер дигән шампунь!

Әни һәм бала

Яхшы әни булыр өчен, миңа калса, бала туганчы ук, моңа күңелең белән, бөтен барлыгың белән әзерләнергә кирәк. Һәм инде балаңны яратырга, аны да ишетә белергә кирәк. Минем Сәлимгә әле яшь ярым гына булса да, аның үзенең яраткан уенчыклары, яраткан киемнәре, яратканяратмаган ризыгы бар. Ул инде әкренләп үз теләкләре, таләпләре булган мөстәкыйль шәхес булып формалашып килә. Мин аңа үзенчә ялгышырга, үзенчә эшләргә дә ирек бирәм. Тәҗрибәне сатып алып булмый. Ләкин баланы артык үз иркендә калдырсаң, ул мәктәпкә укырга да йөрмәс иде. Баланың көнен төрле файдалы эш белән тутырсаң, аны начар юлдан йолып калу һәм киләчәктә үзенә ошый торган шөгыль табу мөмкинлекләре арта. Сәлимне музыка мәктәбенә бирер идем, хәзер үк күрәм, ул музыкага битараф түгел.

Хуҗабикә һәм кунаклар

Зур табын әзерләп кунак чакыру мине куркыта. Татарларда аш уздыру гадәте бар. Әлегә андый ашларны әниләребез уздыра. Анда инде биш төрле бәлеш, биш төрле салат, гөбәдия, чәкчәк әзерләнә. Мин үзем генә андый зур эшкә тотынырга куркам. Ләкин ипи, май, бәрәңге булганда, кунакларны ач калдырмыйм инде. Чәй янына шарлотка пешерергә яратам: 4 йомырканың агын сарысыннан аерырга. Агын күбеккә әйләнгәнче блендерда болгатырга. Шуңа 1 стакан шикәр салып, болгатуны дәвам итәргә. Блендерга аз-азлап йомырка сарысын, аннан соң 1 стакан он өстәргә. Килеп чыккан сыек камырга туралган ике алма кушып, кайнар мичкә тыгарга. 25-30 минутта алма шарлоткасы әзер була.

Блиц-киңәшләр:

Укырга: Коръән китабын, Зөлфәтнең «Йөрәгемне былбыл чакты» шигырьләр җыентыгын, Н.Макиавеллиның «Падишаһ» трактатын. М.Булгаковның «Мастер һәм Маргарита» романын 2 тапкыр укырга кирәк – мәктәптә һәм тормышка чыккач.

Карарга: «Адвокат дьявола», «Зеленая миля», «Доживем до понедельника» фильмнарын.

Күрергә: Флоренция, Нью-Йорк, Шанхай, Лондон, Венеция шәһәрләрен.

Хатын-кыз гардеробында, һичшиксез, кара төстәге футляр фасонлы күлмәк булырга тиеш.

автор:Рания ЮНЫСОВА; источник:http://sahne.ru

Автор: Алия Гилачова

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>